Әлмәт районы башкарма комитетында инвалидларны билгеләнгән квота исәбенә эшкә урнаштыру турында сөйләштеләр

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
12 мартта Әлмәт районының Экономика, сәнәгать һәм сәүдә идарәсе җитәкчесе Светлана Лаптева җитәкчелегендә “Инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны куелган квота һәм резервланган эш урыннары исәбенә эшкә урнаштыруга булышлык итү” темасына Мәшгульлек үзәге оештырган киңәшмә булды. Анда мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре һәм 2015 елга инвалидларны, социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны резервланган эш урыннары исәбенә эшкә урнаштыруга квота куелган эш бирүчеләр катнашты.

Экономика, сәнәгать һәм сәүдә идарәсе җитәкчесе Светлана Лаптева гражданнарның бу категорияләрен эшкә урнаштыру буенча Мәшгульлек үзәге алып бара торган эшнең мөһимлегенә басым ясады.

Инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру турында Мәшгульлек үзәгенең җитәкчесе М.М.Насертдинов чыгыш ясады. Сөйләшү барышында карала торган мәсьәләнең мөһимлеген эш бирүчеләрнең аңлавына ирешелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International