Айрат Хәйруллин шәһәрнең сәнәгать предприятиеләре белән танышып йөрде

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
Бүген ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин шәһәрнең социаль-экономик үсешенә зур өлеш кертүче сәнәгать предприятиеләре белән таныша башлады. Иң башлап ул “Әлмәт торба заводы” ААҖдә булды. Экскурсияне заводның генераль директоры Александр Токарев үткәрде.

Аннары Айрат Хәйруллин “Римера” компанияләр төркеменә кеерүче “Алнас” заводында булды. Заводның башкарма директоры Александр Саченко кунакка төп производстволарны күрсәтте, чыгымнарны киметү һәм продукциянең сыйфатын яхшырту максаты белән нәтиҗәлелекне арттыру программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы “Киләчәк Татарстан көллияте” укыту үзәге белән аеруча кызыксынды.

Танышу нәтиҗәле булды. Предприятиеләрнең җитәкчеләре сәнәгатьчеләр белән хакимият алга таба да бергә эшләрләр, хәзерге катлаулы экономик шартларда тагын да тыгызрак бәйләнештә булырлар дип ышаналар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International