ТР Дәүләт Советында депутатлар диспансеризация хакында фикер алышты

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
2014 елда Татарстанның 85 медицина оешмасында кешеләрнең аерым төркемнәре арасында диспансеризация уздырылган. Әлеге процедураны 544,8 мең кеше узган, бу — тиешленең 87,5 проценты дигән сүз.

Тикшеренү узган һәр 5 нче кешедә 106 мең авыру беренче тапкыр ачыкланган, 2013 елда бу сан 100 очракны тәшкил иткән булган. Беренче тапкыр ачыкланылган авыруларның 30 проценты — кан әйләнеше системасы, 24,5 проценты эндокрин системасы һәм туклану бозылу, 14,6 проценты — сидек куу һәм җенес органнары системасы, 9,8 проценты — аш кайнату системасы һ.б. белән бәйле.

2013 ел белән чагыштырганда, яман шеш очракларын ачыклау һәм теркәү 15 процентка арткан, шуларның 70 проценты беренчел стадияләргә кагыла. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты утырышында ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов мәгълүмат бирде.

2015 елда диспансеризация узарга тиешле 606 661 кеше исәпләнә. Сергей Осипов сүзләренчә, әлеге категориянең күбесе - яшьләр һәм актив эшләүчеләр. Күп очракта, алар үзләре хезмәт куя торган оешмаларда еллык медицина күзәтүе генә уза һәм диспансеризацияне кирәк дип тапмый. Оешма җитәкчеләре дә шундый ук фикердә, әмма моның икесе ике әйбер икәнен онытырга ярамый, ди министрның беренче урынбасары. “Эш бирүчеләр, оешма җитәкчеләре еш кына хезмәткәрләрен диспансеризация узарга җибәрмәскә дә мөмкин. Хезмәткәрләр үзләре дә моңа бик атлыгып тормый. Шуңа да берәр чара күрү шарт”, - ди ул.

Фикер алышу барышында, депутатларның шактые халыкның ирекле рәвештә диспансеризация үтмәү сәбәбе — тиешле дәрәҗәдә мәгълүматлы булмау дигән фикере белән бүлеште һәм диспансеризацияне пропагандалау, халык арасында популярлаштыру өчен, ММЧ белән актив эшләргә, социаль рекламалар булдырырга, әлеге процесс хакында мәгълүмат бирүче ММЧга төрле ташламалар карау хакында да тәкъдимнәр әйтелде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International