Бер атна эчендә 400гә якын татарстанлы кискен эчәк инфекцияләре белән чирләгән

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
2-8 мартта Татарстанда 393 кискен эчәк инфекциясе белән чирләүче теркәлгән, күрсәткеч 100 мең кешегә 14 кешене тәшкил итә. Алдагы атна белән чагыштырганда, авыручылар күләме 8,6 процентка кимегән, дип хәбәр итә ТР Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе.

Шулай ук 27 февральдән 5 мартка кадәр республикада 17 бөер синдромлы геморрагик бизгәк очрагы теркәлгән. Аерым алганда, Яшел Үзән районында - 9, Түбән Камада - 2, Казан, Әлмәт, Лениногорск, Спас, Әгерҗе, Бөгелмә районнарында 1әр очрак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International