ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2015 ел
чәршәмбе
Быел тулысынча Кояш тотылу, язын була торган көн белән төн озынлыгы тигезләшүенә бер тәүлек кала, күзәтеләчәк. КФУның Физика институты астрономия һәм космик геодезия кафедрасы доценты Роман Жучков сүзләренә караганда, Казанда аның 0,57 өлешчә фазасы күзәтеләчәк, ягъни, Кояш дискының яртысыннан күбрәген Ай каплаячак. Шуны да билгеләп узу кирәк: Татарстан башкаласында тулысынча Кояш тотылу 2061 елда гына күзәтеләчәк, әмма аның өлешчәсен күзәтү дә бик кызык. Быелгы Кояш тотылу 20 мартта сәгать 12.29 башланып 14.34тә тәмамланачак. Казанда максималь фаза сәгать 13.33тә булыр дип көтелә.
Мартның 9 көнендә Татарстанда 7 кеше транспорт һәлакәтенә юлыгып һәлак булган, тагын 85е имгәнгән, җәрәхәтләнгән. Юлда гомере өзелгәннәрнең 3се һәм имгәнүчеләрнең 37се – Казанда.
Әлмәттә Almetievsk Cup 2015 теннис турнирын ябу тантанасы булды. Турнир 4нче тапкыр үткәрелде, анда Россия, Италия, Бөекбритания, Франция, Швеция, Нидерланд, Нигерия, Сербия, Беларусь, Польша, Молдова, Украина һәм Үзбәкстаннан 200гә якын спортчы катнашты.
Казан, Әлмәт, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрендәге күп функцияле үзәкләрдә гражданнар Росреестр хезмәтләреннән файдалана алалар.
“Нефтьче” мәдәният сараеның “Алтын ачкыч” студиясендә тәбияләнүчеләр гаиләләре төшергән “Әлмәтебез, синең белән горурланабыз” дигән видеороликлар конкурсы кичә, 10 мартта. “Знамя труда” гәзите сайтында старт алды.
Географик атамалар һәм язулар, урам, сквер, мәйдан исемнәре комиссиясендә Түбән Мактама бистәсенең “М-4” микрорайонындагы яңа урамнарга исем бирү мәсьәләсе каралды.

10
март, 2015 ел
сишәмбе
ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе хезмәтләрен башкаручы Айрат Хәйруллин бүген авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр белән очрашты.
9 мартта 1991-1995 елларда Татарстан Республикасының Премьер-министры булган Мөхәммәт Галләм улы Сабиров 83 нче яшендә вафат булды.
8 мартта Лениногорск шәһәре һәм районы мөхтәсибәте ТР диния нәзарәте, Лениногорск шәһәре хакимияте һәм “Лениногорскнефть” идарәсе ярдәмендә, Лениногорск шәһәрендә Әлмәт һәм Урыссу казыяте мәчетләренә йөрүче яшь мөселманнар өчен чаңгы ярышы уздырды.
Әлмәттә 2 нче лицейның башлангыч сыйныф укучылары торак-коммуналь хуҗалык тармагы вәкилләре белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International