Әлмәттә вак һәм урта бизнесны үстерү мөмкинлекләре зур

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Бүген вак һәм урта бизнес вәкилләре чираттагы утырышка җыелдылар. Очрашу таныштыру режимында узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин чараның президент Рөстәм Миннехановның вак бизнеска булышлык итүгә юнәлдерелгән эшне координацияләү турында йөкләмәсе буенча үткәрелүен әйтте. Утырышта ТР экономика министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин һәм ТР президенты каршында эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов катнашты.

Бүген Әлмәт районында 6368 вак һәм урта бизнес субъекты теркәлгән. Әмма алар арасында дәүләт яклавыннан файдаланучылар аз. Айрат Хәйруллин муниципалитетның бурычы Эшкуарлыкны үстерү департаменты белән берлектә программалар турында мәгълүматлар җиткерүдә, документлар җыюда, гаризалар әзерләүдә ярдәм итү һәм консультатив ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт булуын искә төшерде.
Рөстәм Сибгатуллин вак һәм урта бизнеска дәүләти булышлык кысаларында эшләп килүче “ЛизингГрант” программасы, льготалы кредитлар, Гарантия фондыннан субсидияләр, микрозаймнар һ.б. мөмкинлекләр турында сөйләде.

Аннары очрашуда катнашучылар үзләрен борчыган проблемалар турында уртага алып фикерләштеләр, тәкъдимнәрен әйттеләр. ТР президенты каршында эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов үз чиратында бизнесменнарга проблемаларны хәл кылуда булышырга, юридик консультацияләр бирергә вәгъдә итте. Омбудсмен хәзер Әлмәт районына кураторлык итә, шуңа күрә эшкуарлар белән ешрак очрашырга булды.

Киңәшмәдән соң делегация “Татнефть-Актив” ҖЧҖнең үзәк мәйданчыгында булды. Анда баруның максаты муниципаль сәнәгать мәйданчыкларын үстерү буенча республика программасын гамәлгә ашырудан гыйбарәт иде.

Очрашу ахырында ТР экономика министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин Әлмәттә вак һәм урта бизнесны үстерү өчен мөмкинлекләр зур булуын, аны алга таба уртак тырышлык белән үстерергә кирәклеген әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International