ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин гомумшәһәр планеркасы үткәрде

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Бүген ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин гомумшәһәр планеркасы үткәрде.

Планеркада үткән атнага йомгак ясалды. Айрат Хәйруллин Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү һәм аны үткәрү турында киңәшмә йомгакларына тукталды. Ул килгәннәрнең һәммәсен дә бу эштә актив катнашырга чакырды.

Кичә ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Татарстан Республикасының беренче премьер-министры Мөхәммәт Галләм улы Сабировны соңгы юлга озатуда катнашкан иде.

Әлмәттә яшәүче Лилия Заһретдинова “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кызлар карашыннан” республика конкурсында җиңеп чыкты. Бәйрәм алдыннан “Нефтьче” мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы кичә булды.

Бу атнада ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр белән очрашты.

Планерка барышында Айрат Хәйруллин язгы ташуга әзерлеккә аеруча игътибар юнәлтте. Ул җаваплы хезмәтләргә тиешле барлык чараларны күрергә, хәлне контрольдә тотарга йөкләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International