Быел республикада 800 гектар мәйданда яңа парклар һәм скверлар төзү, булганнарын төзекләндерү эшләре башкарылачак

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында агымдагы елда Татарстанда Парклар һәм скверлар елын уздыруга багышланган әзерлек чаралары турында брифинг уздырылды. Киңәшмәдә ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров һәм башка рәсми затлар катнашты.

Алмас Нәзиров китергән мәгълүматларга караганда, быел республикада 800 гектар мәйданда яңа парклар һәм скверлар төзү, булганнарын төзекләндерү эшләре башкарылачак. Моның өчен барлыгы 500 мең берәмлек агач үсентесе кирәк булачак. Министр сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстанда яшь үсентеләр әзерли торган 55 урман питомнигы бар. Мисалга, Саба районындагы заманча җиһазландырылган питомник елына 212 млн. төп агач үсентесе әзерләргә сәләтле. Республиканың калган питомникларында исә елына 70 млн.га якын агач үсентесе тәрбияләп була. Шул рәвешле, Татарстан үзен үзе агач белән тулысынча тәэмин итә, дип сөйләде Алмас Нәзиров. Ул Парклар һәм скверлар елы кысаларында республикада табигатьне саклауга юнәлтелгән “Агач утырту көне”, “Бердәм экология дәресе”, “Халыкара урман көне”, “Парклар маршы” акцияләре оештырылачагы турында да әйтте.

ТР Президентының Парклар һәм скверлар буенча киңәшчесе Наталья Фишман үзе алдында парклар һәм скверларны төзекләндерү бурычыннан тыш, кешеләр бер-берсе белән аралаша, буш вакытын файдалы уздыра алырдай җәмәгать урыны булдыру максаты куелуы турында сөйләде. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, иң беренче чиратта, әлеге кешеләрнең фикерен өйрәнергә, аларның паркны ни рәвешле күз алдына китерүләре турында белергә кирәк. Наталья Фишман сүзләренчә, тиздән бу юнәлештә сораштырулар уздырылачак, төзекләндерү эшләре вакытында халык тәкъдим-киңәшләре исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International