“Татнефть” компаниясе вәкилләре Россия Табигать фәннәре академиясе (РАЕН) утырышында катнаштылар

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
“Татнефть” компаниясенең “Азнакайнефть” идарәсе базасында РАЕНның Волга-Кама төбәк бүлегенең чираттагы хисап җыелышы булды. Анда Мәскәүдән һәм Волга-Кама төбәге шәһәрләреннән күренекле галимнәр, “Татнефть” ААҖнең кайбер структур бүлекчәләренең җитәкчеләре һәм баш белгечләре катнашты. “Татнефть” җитәкчелеге исеменнән җыелганнарны техник фәннәр докторы, генераль директорның беренче урынбасары – баш инженер Наил Ибраһимов сәламләде. Ул үзенең чыгышында “Татнефть” эшчәнлегенә йомгаклары белән таныштырды, үткән елның куелган бурычларны үтәү җәһәтеннән бик катлаулы булуын билгеләп үтте.

Төбәк бүлегенң рәисе, РАЕН академигы, ТР президентының консультанты, геология-минералогия фәннәре докторы Ренат Мөслимов Россиядә һәм чит илләрдә углеводород чималы җитештерүнең торышына бәя бирде, кыенлыкларны билгеләп үтте, Россия нефтьчеләренең өстенлекләрен күрсәтте.

Чара кысаларында актуаль темаларга докладлар булды. Утырышта катнашучылар күтәрелгән проблемаларны алга таба тикшерүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International