ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2013 ел
җомга
Татарстан республикасының эш һәм мәшгүльлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Яңа ел каникуллары 1 январьдан 8енә кадәр дәвам итәчәк.
21 декабрь көнне нефтьчеләр башкаласында 2005 елгы малайлардан тупланган командалар арасында хоккей турниры булып узды. “Нефтяник” тан тыш спорт ярышларында “Кристалл”( Самара ), “Лада” (Тольятти), "Дизель" ( Пенза), "Ак Барс"( Казан ) һәм башкалар катнашты.

26
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
 Чын­лап та, күп­ләр Яңа ел­га өй­лә­рен тәр­тип­кә ки­те­реп, алыш-би­реш­лә­ре­нә исәп-хи­сап ясап, бул­ган әҗәт­лә­рен кай­та­рып аяк ба­сар­га ты­ры­ша. Лә­кин әле ара­да бу­рыч­ла­рын би­рер­гә ашык­мау­чы­лар да бар икән.
Бүген, район башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә шәһәр төзелеше советының чираттагы утырышы узды. Көн кадагына 7 мәсьәлә куелган иде.
Бүген Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә имамнар җыелышы үтте.
“Киләчәк мәктәбе: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары” дип аталучы Бөтенроссия мәгариф форумы кысаларында РФның Мәгариф министрлыгы тарафыннан “Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе” бәйгесе игълан ителгән иде.
Бүген нефтьчеләр башкаласының “Көнбатыш капка” микрорайонында “Педиатр и Я” балалар табибы офисы ачылды.
 Нурлат - Кузай автомобиль юлында республикага сертификаты булмаган продукция кертү принцибы бозылган. Ульяновск өлкәсе Яңа Малыклы районыннан тиешле документлары булмаган бодай орлыгы алып кайтканда Сергей Платонов тоткарлана һәм аның эше органнарга тапшырыла.
24 декабрь көнне Балалар иҗаты үзәгендә терроризм һәм коррупциягә каршы юнәлештә муниципалитет, республикакүләм узган бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Чарада район башлыгы киңәшчесе Флүс Гарипов, прокурорның өлкән ярдәмчесе Игорь Нагаев, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Ганиев катнашты
Әлмәт шәһәренең студентлар Советы, Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе инициативасы белән Г.А.Стефановский исемендәге картиналар галереясендә рәсем сәнгате буенча “Мин рәсем ясыйм” дип исемләнгән шәһәр фестивале уздырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International