Әлмәттә рәсем сәнгате буенча “Мин рәсем ясыйм” дип исемләнгән шәһәр фестивале уздырылды

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе
Әлмәт шәһәренең студентлар Советы, Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе инициативасы белән Г.А.Стефановский исемендәге картиналар галереясендә рәсем сәнгате буенча “Мин рәсем ясыйм” дип исемләнгән шәһәр фестивале уздырылды. Чараның төп максаты - талантлы яшьләрне барлау, ял төре буларак рәсем ясауны, сәнгать төрләрен популярлаштыру.

Бәйгедә катнашучыларның эшләрен бәяләргә 1 нче сәнгать мәктәбе укытучысы Вера Әхмәтова да чакырылган иде. Җиңүче яшерен тавыш бирү юлы белән сайланды. Беренче урынга Әлмәт музыка көллиятеннән Ангелина Евдокимова чыкты. “Тамашачылар мәхәббәте” номинациясе ТИСБИ идарә институтыннан Тимур Сираевка тапшырылды.

Л.Дәрҗеманова

Ф.Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International