Татарстан территориясенә карантин сертификаты булмаган бодай орлыгы кертелгән

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе
Нурлат - Кузай автомобиль юлында республикага сертификаты булмаган продукция кертү принцибы бозылган. Ульяновск өлкәсе Яңа Малыклы районыннан тиешле документлары булмаган бодай орлыгы алып кайтканда Сергей Платонов тоткарлана һәм аның эше органнарга тапшырыла. Карантин сертификаты авыл хуҗалыгы тармагында чәчеп үстерелә торган культураларны йогышлы авырулардан, корткычлардан, чүп үләннәреннән саклау өчен таләп ителә. Законсыз гамәлләре өчен гражданин Платонов административ җаваплылыкка тартылган.

Ф.Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International