Шәһәр төзелеше советының чираттагы утырышы узды

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген, район башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә шәһәр төзелеше советының чираттагы утырышы узды. Көн кадагына 7 мәсьәлә куелган иде. Утырышта катнашучылар “Яшьлек” микрорайонында төзелүче балалар бакчасы, күп катлы йортларның фасадларын расладылар. Гафиатуллин, 21а адресы буенча салынырга тиешле сәүдә үзәге, Фәхретдин урамы, 57а адресы буенча казарма һәм Түбән Мактамадагы базар төзелешләренә кагылышлы проектлары эшләнеп бетерү өчен кире кагылды.

Ахырдан Мәҗит Салихов ел дәвамында шәһәрнең төзелеше үсешенә лаеклы өлеш керткән төзүчеләр, проектчылар, архитектор һәм рәссамнарны бүләкләде, утырыштагыларны Яңа ел белән котлады.

Ф. Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International