Терроризм һәм коррупциягә каршы юнәлештәге бәйгегә йомгак ясалды

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе
24 декабрь көнне Балалар иҗаты үзәгендә терроризм һәм коррупциягә каршы юнәлештә муниципалитет, республикакүләм узган бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Чарада район башлыгы киңәшчесе Флүс Гарипов, прокурорның өлкән ярдәмчесе Игорь Нагаев, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Ганиев катнашты.

ТР Мәгариф министрлыгы, Президент идарәсе белән берлектә уздырылган бәйгедә район һәм шәһәрнең 450дән артык укучысы катнашкан. “Намус белән яшәргә кирәк”, “Коррупциягә юк дип әйтәбез”, “Илемнең киләчәге минем кулларда” дип исемләнгән номинацияләрдә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Ф.Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International