Әлмәттә “Педиатр и Я” балалар табибы офисы ачылды

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген нефтьчеләр башкаласының “Көнбатыш капка” микрорайонында “Педиатр и Я” балалар табибы офисы ачылды. Халык өчен күптән көтелгән тантаналы чарада ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов, район башлыгы Мәҗит Салихов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Балалар табибы офисы микрорайонда яшәүчеләр өчен мөһим әһәмияткә ия. Объект “Татнефть” ААҖ, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге арасында төзелгән өч яклы килешү нигезендә төзелеп сафка бастырылды. Башкарма комитет тарафыннан 6 млн 300 мең сумга бина ТР дәүләт торак фондыннан сатып алына. Бина эчендәге реконструкция һәм ремонт эшләре “Татнефть” ААҖ тарафыннан башкарыла. Зманча медицина җиһазлары алуны министрлык үз өстенә ала.

Балалар табибы офисында югары категорияле 6 табиб эшли. Балаларны кабул итү иртәнге 8дән кичке 7гә кадәр алып барыла.

Министр урынбасары билгеләп узганча, әлеге проект халыкка амбулатория ярдәме күрсәтү проблемасын бик уңышлы хәл итә.

Наталья Андреева
Ф.Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International