Кыш бабай кубогы Әлмәттә калды

2013 елның 27 декабре, җомга
21 декабрь көнне нефтьчеләр башкаласында 2005 елгы малайлардан тупланган командалар арасында хоккей турниры булып узды. “Нефтяник” тан тыш спорт ярышларында “Кристалл”( Самара ), “Лада” (Тольятти), "Дизель" ( Пенза), "Ак Барс"( Казан ) һәм башкалар катнашты. Турнир барышында Әлмәт командасы “Нефтехимик"ка 3:4 исәбенә җиңелеп, бер генә “ялгышлык” җибәрде. Ә башка очрашуларда безнекеләргә тиңнәр табылмады. Нәтиҗәдә “Нефтяник” хоккей турнирының җиңүчесе булды. Икенче урыга “Дизель”, өченче урынга “Нефтехимик” чыкты. Тантаналы ябылуда спортчыларны Кыш Бабай һәм Кар кызы котлады.

Ф.Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International