Әлмәт районы имамнарына шәһадәтнамәләр тапшырылды

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә имамнар җыелышы үтте. Әлмәт районының 28 имамына шәһадәтнамәләрне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин тапшырды. Рөстәм хәзрәт дини эшчәнлек алып баручы имамнарга мөфти Камил хәзрәтнең теләкләрен, рәхмәтен җиткерде һәм бердәм булып эшләргә, мәчетләргә халыкны җәлеп итәргә, динебез кыйммәтләрен җиткерергә чакырды.

Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов та имамнарга үзенең теләкләрен һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе урынбасары Исмәгыйл хәзрәт Биккинин Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте тарафыннан шәһәребезнең үзәк мәчет бинасында мәктәп яшендәге ир балалар өчен Коръәнне өйрәнү курсларының ачылуын игълан итте. Әлеге дәресләр 29нчы декабрьдә сәгать10.00 башланачак.

Җыелышта имамнар мәчетләрнең көнкүреш эшләре, мөселманнарны борчыган сораулар хакында фикерләштеләр.

Энҗе Хасаншина
Әлмәт муниципаль районы Башлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International