Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәттә бурычлылар белән “КИТ”лар көрәшәчәк
2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе
Чынлап та, күпләр Яңа елга өйләрен тәртипкә китереп, алыш-бирешләренә исәп-хисап ясап, булган әҗәтләрен кайтарып аяк басарга тырыша. Ләкин әле арада бурычларын бирергә ашыкмаучылар да бар икән. Бүген әлмәтлеләрнең торак-коммуналь предприятиеләр алдындагы бурычы 367 миллион сум тәшкил итә. Шуның 206 миллионнан артыгы кайнар су һәм җылылык өчен. Салкын су һәм канализация хезмәтләре өчен 112 815 413, торакчыларга 48 миллион 482 мең сум кайтарырга кирәк.
Торак йортларга 28 идарәче компания һәм 17 торак милекчеләре ширкәте (ТМШ) хезмәт күрсәтә. Араларында йортларда яшәүчеләренең бурычы булмаган бер генә идарәче компания дә, ТМШ да юк. Идарәче компанияләрнең һәм коммунальчыларның чаң сугуы аңлашыла. Әгәр торак-коммуналь хезмәтләр өчен һәркем үзвакытында түләп барса, күпме подъезд яңарыр, тәрәзәләр, суүткәргечләр алыштырылыр һәм башка эшләр башкарылыр иде дә бит. Мисал өчен, алдынгылар рәтендә баручы “Надежда” җәмгыятенең генә дә торак хезмәтләре өчен 5 миллион 302 мең, “Әлмәт-Водоканал”га 8 миллион 500 мең, җылылык челтәре предприятиесенә (АПТС) 8 миллион 386 мең сум акча җыясы бар. “АСЦЖ” җәмгыяте хезмәт күрсәтүендәге йортларда яшәүчеләрнең коммунальчылар алдындагы әҗәтләре тагын да күбрәк – барлыгы 31 миллион чамасы, торак хезмәтләре өчен җыелган бурычны да өстәсәң, 33 миллион сум чамасы килеп чыга. Исемлекне озак дәвам итәргә була.
Бүген торак-коммуналь предприятиеләрдә эшләүчеләр барлык эшләрен читкә куеп фатирдан фатирга йөрергә мәҗбүр. Тик һәркем дә бурычын кайтарырга ашыкмый. Болай булгач, Яңа елны сусыз каршыларга туры килмәгәе. Ә менә бурычлары күп булганнар бәйрәм көннәрен чыннан да канализациясез уздырачаклар. “Әлмәт-Водоканал” җәмгыяте, аптырагач, бурычлыларның канализациясен ябу өчен “КИТ” системасы сатып алган.
Канализацияне ябу өчен бурычлыларга керү кирәкми – чарлак яки түбәдән төшерелгән камера кирәкле фатирны үзе эзләп таба һәм гомуми торбага тоташа торган урында фатир канализациясен томалый. Күргәнебезчә, үзвакытында исәп-хисап ясап баручы күршеләр дә, йортта яшәүче башкалар да зыян күрми.
– Уртак канализациягә юл бурычлы әҗәтен кайтарып ике тәүлек узганнан соң аның хисабына ачылачак, - диде торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Дамир Әскиев. – Бу аларга 6 мең сумга барып төшәчәк. Боларның барысы да закон нигезендә эшләнә.
Башка төбәкләрдә бурычлылар белән көрәштә үзен нәтиҗәле итеп күрсәткән “КИТ”лар 20 декабрьдән бездә дә куела башлады инде. Һәрхәлдә, Шевченко урамындагы 70 һәм 80 нче йортларда яшәүче бурычлылар канализация ябуның нәрсә икәнлеген тоярга өлгерде.
Сүз дә юк, бурычны туплавы җиңел, ә менә түләве бик авыр. Андыйларга идарәче компанияләре белән килешү төзеп, бурычларын һәр айга бүлеп өлешләп кайтару рөхсәт ителә. Без дә әлмәтлеләрнең Яңа елны проблемаларны чишеп, күтәренке кәеф белән каршылауларын телибез.
Ирина Апачаева
"Әлмәт таңнары"
http://almet-rt.ru/
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз