Әлмәтнең 1нче өстәмә белем бирү учреждениесе Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе арасында

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе
“Киләчәк мәктәбе: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары” дип аталучы Бөтенроссия мәгариф форумы кысаларында РФның Мәгариф министрлыгы тарафыннан “Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе” бәйгесе игълан ителгән иде.

Сәнгать мәктәпләре арасында нефтьчеләр башкаласының 1нче өстәмә белем бирү учреждениесе иң югары нәтиҗәләргә ирешеп җиңү яулады. Мәктәпкә алтын медаль, аның җитәкчесе П.Н. Дроздовага “Ел директоры” дигән мактаулы билге тапшырылды.

Ф.Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International