ЯҢАЛЫКЛАР


7
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 1 январеннән милек сатып алганда( төзегәндә ) чыгымнарны кайтару тәртибенә үзгәрешләр кертелде.
Христианнар Раштуа бәйрәмен билгеләп уздылар
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Раштуа бәйрәме белән котлый

6
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан яшәү шартларының сыйфаты буенча Россия төбәкләре арасында дүртенче урынга чыккан.
Көнчыгыш христианнарда бүген Раштуа сочельнигы. Раштуа җитәрәк уздырыла торган ул чараны халыкта “коляды” дип тә йөртәләр.
Әлмәтнең яшүсмерләр клублары Яңа ел каникулларыннан соң үз эшен башлап җибәрделәр.
Елда уздырылып матур традициягә әверелгән Кыш Бабай призына тимераякта шуу ярышлары Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге паркта узды.

5
гыйнвар, 2014 ел
якшәмбе
Кулланучылар хокукларын күзәтүче Роспотребнадзор оешмасы сәламәтлеккә зыян сала алган ашамлыкларны ясаган, саклаган һәм саткан ширкәтләргә катырак җәзалар бирү тәкъдиме белән чыкты.
2014 елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар бер генә мәртәбә, 1 июльдән генә күтәреләчәк. Җитмәсә, әлеге үсеш быелгы кебек үк зур булмаячак, дип ышандыра җитәкчеләр. Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Марат Зарипов сүзләренә караганда,киләсе елда Россия Хөкүмәте карары нигезендә җылылык, газ, электр энергиясе, салкын һәм кайнар суга тарифлар бер генә мәртәбә, ягъни 1 июльдә генә күтәрелергә тиеш.
Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада уздыруның оештыру комитеты бәйгенең Интернет-тест формасындагы беренче (сайлап алу туры) нәтиҗәләрен чыгарды. Аның белән http://abiturient.kpfu.ru/is_start?p_news=607 сылтамасы буенча кереп танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International