Әлмәт районы укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадасының беренче җиңүчеләре

2014 елның 5 гыйнвары, якшәмбе
Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада уздыруның оештыру комитеты бәйгенең Интернет-тест формасындагы беренче (сайлап алу туры) нәтиҗәләрен чыгарды. Аның белән http://abiturient.kpfu.ru/is_start?p_news=607 сылтамасы буенча кереп танышырга мөмкин.
Интернет-тест формасындагы беренче (сайлап алу туры) 16-20 декабрь көннәрендә узды. Сайлап алу турында Әлмәт районы укучылары һәм студентлары да катнашкан иде. Габдрахман мәктәбеннән Диана Зәкиева, Кичүчаттан Рамил Бикчәнтәев һәм Әлмәттән Ләйсән Юсыпова беренче җиңүчеләр исемлегендә.

Һәр категория буенча икенче турда катнашу мөмкинлеге Олимпиаданы оештыру комитеты тарафыннан 2014 елның 12 гыйнварына кадәр билгеләнә. Әгәр җиңүчеләр саны алдан билгеләнеп куелган катнашучылар саныннан артып китсә, беренче тур җиңүчеләренә өстәмә бирем бирелә.Икенче тур 2014 елның 23-27 апрель көннәрендә үткәрелә.

Олимпиадада РФ субъектлары һәм чит илләрдә яшәүче 14-25 яшьлек укучылар һәм студентлар катнашты. Сайлап алу турында Кытай Төркиядән, АКШ, Бельгия, Япония, Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан илләреннән булган студентлардабар иде.

Россияне Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия Республикалары, Төмән, Түбән Новгород, Оренбург, Самара, Ленинград, Мәскәү, Свердловск, Волгоград , Омск, Киров, Ульяновск һәм Сарытау өлкәләре, Алтай, Красноярск, Пермь крайлары тәкъдим итә.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International