Яңа ел каникулларыннан соң “Спартак” яшүсмерләр клубы үз эшен башлады

2014 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе
Әлмәтнең яшүсмерләр клублары Яңа ел каникулларыннан соң үз эшен башлап җибәрделәр. 3 нче ТОСМС ның “Спартак” яшүсмерләр кулбында тәрбияләнүчеләр яңадан “Чародей” студиясенә җыелып иҗатка ирек бирде.

Студия әлеге җирлектә инде 11 ел эшли. Әлеге вакыт аралыгында олы тәҗрибә тупланган , зур җиңүләргә ирешелгән. Узган елгы бәйге нәтиҗәләре буенча клуб “Кар бабай -2014” һәм “Чыршы -2014” шәһәр бәйгесе җиңүчеләре булды.

Шулай ук “Яңа ел мозайкасы” декоратив сәнгать бәйгесендә дә призлы урыннарга лаек булды.

Балалар кулы белән ясалган бу сәнгать әсәрләре клубта озак тоткарланмый. Аларны балалар бакчаларна, төрле хәйрия акцияләре вакытында бүләк итәләр.

Л.Дәрҗемәнова
Ф.Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International