Милек сатып алганда чыгымнарны кайтару тәртибе үзгәрә

2014 елның 7 гыйнвары, сишәмбе
2014 елның 1 январеннән милек сатып алганда( төзегәндә ) чыгымнарны кайтару тәртибенә үзгәрешләр кертелде.

Әлегә кадәр фатир яки йорт сатып алганда милекнең бары тик берсенә генә чыгымнарның күпмедер өлешен кайтару мөмкин иде. Агымдагы елдан, әгәр дә беренче милекне сатып алганнан соң кайтарылган сумманың күләме 2млн артмаган булса, калган аерманы икенче милектән кайтарырга мөмкин булачак. Алынган милекнең бәясенә бәйсез рәвештә, кайтарылган акча 2 млн сумнан артык була алмый. Бу яңалык 2014 елның 1 январеннән рәсмиләштерелә башлаган документларга гына кагыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International