“Кыш Бабайда кунакта”

2014 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе
Елда уздырылып матур традициягә әверелгән Кыш Бабай призына тимераякта шуу ярышлары Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге паркта узды.

Агымдагы елда ярышларда 12-13 яшьлек балалардан тупланган 4 команда катнашты. 7 төрле эстафетаны узып, балалар уен барышында тимераякта, чаналарда шудылар, тизлеккә йөгереп, спортка осталыкларын күрсәттеләр.

“Әлеге чараны без елда уздырыабыз. Яшь буында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, аларны сопртка һәм иҗатка тарту өчен тырышабыз”- диләр Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе, мәдәният һәм ял паркы хезмәткәрләре.

Ярышларны уздыру эше “Ракета” яшүсмерләр клубына йөкләнгән иде. Гомуми нәтиҗәләр буенча беренче урынга - “Юность”, икенче урынга – “Восток”, өченче урынга - “Союз”, дүртенче урынга - “Буровик” командалары чыкты.

Л.Дәрҗемәнова
Ф. Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International