Ел башыннан коммуналь хезмәтләргә түләүләр артмаячак

2014 елның 5 гыйнвары, якшәмбе
2014 елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар бер генә мәртәбә, 1 июльдән генә күтәреләчәк. Җитмәсә, әлеге үсеш быелгы кебек үк зур булмаячак, дип ышандыра җитәкчеләр. Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Марат Зарипов сүзләренә караганда,киләсе елда Россия Хөкүмәте карары нигезендә җылылык, газ, электр энергиясе, салкын һәм кайнар суга тарифлар бер генә мәртәбә, ягъни 1 июльдә генә күтәрелергә тиеш.
Шунысы сөенечле, 1 июльдән булачак үсеш 2013 ел белән чагыштырганда азрак булыр дип уйланыла. Мәсәлән, җылылык энергиясенә тарифлар киләсе елда Татарстанда якынча 5,3 процентка артыр, дип планлаштырыла. Быел исә бу үсеш 14,7 процентны тәшкил иткән. Су белән тәэмин итүдә тарифлар үсеше быел якынча 7,6 процент булса, киләсе елда бу күрсәткеч нибары 4,3 процент тәшкил итәргә тиеш.
Хәзерге вакытта 1000 кубометр газның бәясе 3655 сум. Бу узган ел белән чагыштырганда 15 процентка күбрәк. Киләсе елда газны күпләп сатып алуга бәя, күп дигәндә, 7,6 процентка гына артырга тиеш, - дип ышандырды җитәкче үзенең чыгышында.
Ә 2014 елның икенче яртысыннан исә әлеге бәя күп дигәндә 4,2 процентка гына артырга мөмкин дип карала.

Тагын бер мәгълүмат, киләсе елның 1 июленнән халык коммуналь хезмәтләр өчен 3,9 процентка артыграк түли башлаячак. Чагыштыру өчен – агымдагы елда бу күрсәткечнең 4,8 процент булган иде.

Марат Зарипов үзенең чыгшында коммуналь хезмәтләргә тарифлар белән бәйле мәгълүматның халык өчен ачык булуын да ассызыклап узды. Алар белән тарифлар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында танышырга мөмкин.


Ф. Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International