Христианнар Раштуа бәйрәмен билгеләп уздылар

2014 елның 7 гыйнвары, сишәмбе
6 январь төнендә һәм 7 январьдә барлык христианнар да Раштуа бәйрәмен билгеләп үттеләр. Төп тантаналар калабызның Казан кафедраль соборында булып узды. Дини йолаларны Әлмәтнең һәм Бөгелмәнең епископы Владыка Мефодий башкарды. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов христианнарны изге һәм якты бәйрәм белән котлады, милли дуслык һәм тынычлык теләде. Җәмгыятьтә милләтләрнең дус һәм тату яшәүләре өчен барлык шартлар да тудырылуын бәян итте. Православие динендәгеләр өчен Казан кафедральсоборының, Петропавловск храмы каршында оешкан якшәмбе мәктәбенең, Рус Акташындагы, Югары Акташтагы, Тихоновкадагы, Ямаштагы, Яңа Михайловкадагы, Кәләйдәге, Бута, Новотроицкидагы православие приходларының һәм башка дини храмнарның матур гына эшләп килүләре моның ачык мисалы булып тора.

Дингә тартылучыларның саны елдан-ел арта һәм яшь буынны тәрбияләүдә аның әһәмияте ныграк чагылыш таба.

Резеда Исмәгыйлева әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International