Татарстан яшәү шартларының сыйфаты буенча Россия төбәкләре арасында дүртенче урынга чыккан

2014 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе
Татарстан яшәү шартларының сыйфаты буенча Россия төбәкләре арасында дүртенче урынга чыккан. Беренче өчлектә Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Мәскәү өлкәсе урнашкан.

Рейтинг халык саны, халыкның уртача хезмәт хакы күләме, яшәү шартлары, социаль инфраструктура объектларының булу-булмавы, сәламәтлек саклау һәм белем бирү сыйфаты, икътисадый үсеш дәрәҗәсе кебек күрсәткечләр нигезендә төзелгән.

Дагыстан, Балкар, Бурятия, Ингушетия, Алтай, Тува республикалары исә “Кара исемлек”тә. Россиянең бу төбәкләрендә икътисад тотрыксыз. Нәтиҗәдә, биредә яшәү шартлары дәрәҗәсе дә түбән.

Ф.Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International