Көнчыгыш христианнарда бүген сочельник

2014 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе
Көнчыгыш христианнарда бүген Раштуа сочельнигы. Раштуа җитәрәк уздырыла торган ул чараны халыкта “коляды” дип тә йөртәләр.

Сочельник – Раштуа уразасының соңгы көне. Йола буенча, бу көнне бүрттерелгән бодай белән бал, җиләк-җимешләр генә ашарга яраган.

Шул хакта Calend.ru сайты язганча, Раштуа алдыннан христианнар өстәлгә бер уч печән салган – бу Гайсә пәйгамбәр дөньяга килгән яслә истәлегенә шулай эшләнгән. Өстәлгә исә ак эскәтер ябылып, анда 12 төрле (Гайсә пәйгамбәр шәкертләре – апостоллар санынча) итсез, сөтсез тәгам куелган, 7 гыйнвар керү белән, өстәлгә итле ризыклар да чыгарырга рөхсәт ителгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International