Бозылган ашамлыклар сатучыларга җәза кырыслатылачак

2014 елның 5 гыйнвары, якшәмбе
Кулланучылар хокукларын күзәтүче Роспотребнадзор оешмасы сәламәтлеккә зыян сала алган ашамлыкларны ясаган, саклаган һәм саткан ширкәтләргә катырак җәзалар бирү тәкъдиме белән чыкты.

Идарә административ тәртипне бозу кодексына үзгәрешләр әзерләгән.

Рестораннар, барлар һәм кафеларга санитар нормаларны бозу, тикшерүләрдән баш тарту өчен акчалата җәзаны берничә мәртәбә арттыру каралган.

2012 елдан бирле җәмәгатьчелек өчен туклану урыннарында бик күп тәртип бозу очраклары теркәлгән. Штрафлар кечкенә булуы сәбәпле ширкәтләр аларны түләп тикшерүдән котыла.

Яңа ел алдыннан да агулану очраклары күп булган. Табиблар әлеге очракларның бозылган ризыклар ашаудан булуын раслый.
Ф.Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International