ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
29 гыйнварда Казан «ИТ-парк»ында видеоконференция режимында «Татарстан Республикасының информатизация һәм элемтә тармагының 2013 елгы эш йомгаклары һәм 2014 елга бурычлар турында» коллегиянең киңәйтелгән утырышы булды.
Әлмәт районының каты көнкүреш калдыклары полигонында 29 гыйнварда Казахстанда эшләп чыгарылган 1578 шешә алкогольле эчемлек юкка чыгарылды.
ӘМР башкарма комитетында 28 гыйнварда Әлмәт муниципаль районынының эвакуация чаралары белән идарә итү буенча штаб тренировкасына эвакуация органнарын, гражданлык оборонасы хезмәтләрен һәм территориаль штаттан тыш авариядән саклау төзелмәләрен әзерләүдә методик һәм практик ярдәм күрсәтү киңәшмәсе булды.
Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән мәдәният елы гәүдәләнеш таба башлады.
2012 елның ноябрендә Әлмәттә “Гаилә докторы” гомуми практика табибы офисы һәм 2013 елның декабрендә “Педиатр һәм мин” балалар табибы офисы ачылган иде. Аларда бүген чираттагы тапкыр эш визиты белән ӘМР сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин булды.

28
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
5нче башлангыч мәктәп-гимназия укучылары елдагыча “Кошлар ашханәсе” акциясе үткәрәләр.
18нче урта мәктәпнең полиция сыйныфыннан бер төркем укучы подполковник Е.Г.Еланский җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышы ветераны, запастагы полковник Равил Әдһәмов янына барды.
Республика балалар техник иҗаты фестивале чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Зәйдә технология кабинетлары мөмкинлекләреннән файдалану буенча “Мин – оста!” бәйгесенең финалы булып узды.
Бүген Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге бюро утырышы булып узды.
Татарстан транспорт тармаклары Казандагы Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерлек һәм аны уздыру барышында зур эш башкарды, бу бөтен тармакны җитди модернизацияләргә ярдәм итте. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясаганда шушы фикерне әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International