ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Әлмәттә “Ленинград оборонасы өчен” медале һәм “Блокададагы Ленинградта яшәгән кешегә” билгесе белән бүләкләнгән 11 кешене котлау булды.
Татарстанда 30-31 нче гыйнварда аномаль салкын һава торышы саклануы турында кисәтә.
Татарстан республикасының икътисад министрлыгы муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының 2013 елның гыйнвар-декабрь айларында социаль-икътисадый үсешенең рейтингын әзерләделәр.
Гыйнвар уртасында Әлмәттәге 10нчы урта мәктәптә кулланучы хокукларын саклау турындагы законнарны өйрәнүгә багышланган лекцияләр укыла башлады.
27 гыйнварда без Ленинградның фашистлар блокадасыннан тулысынча азат ителүенен 70 еллыгын билгеләп үттек.
Торак-коммуналь хезмәт һәм аның өчен түләүләр бүгенге тормышның иң авырткан ноктасы, дисәк тә, ялгышмабыз. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә ышанганда, халыкның 72 проценты әнә шундый фикердә.
Сөт ризыклары җитештерүчеләр татарстанлыларга майсыз “атланмай” саталар, продукцияләренә үсемлек мае кушып чыгаралар. Товарларда тиешле маркировка файдаланылмый, ул еш кына куелмый да. 2013 елда Татарстанда азык-төлек сәүдәсе әйләнешендә 35%тан артык составы бозылган продуктлар ачыкланды. Шуның 85%ы атланмайга туры килә.
Әлмәт сулыкларында кышларга калучы кыр үрдәкләрен коткаручылар үз химаяләренә алдылар.
Инсульт булганда мөмкин кадәр тизрәк ярдәм күрсәтү зарурлыгын һәркем белә. Ә ул яшькә карап килми. Статистикага караганда, Россиядә ел саен 450 мең инсульт була, Әлмәт районында һәм якын-тирә районнарда 1 737, Әлмәт шәһәрендә 900ләп инсульт очрагы була.
28 гыйнварда Әлмәт Эчке эшләр идарәсенең дежур частена Ленин урамында урнашкан йортларның берсендә яшәүче ханым шалтыратып, үзләренең йортларының 30 минуттан шартлаячагы турында хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International