Иске Михайловка мәктәбе 500 мең сумлык грантка ия булды

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
Республика балалар техник иҗаты фестивале чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Зәйдә технология кабинетлары мөмкинлекләреннән файдалану буенча “Мин – оста!” бәйгесенең финалы булып узды.

Анда республика мәктәпләреннән 80 мәктәп катнашты.

Әлмәт районы данын бәйгедә 10 нчы, Иске Михайловка, Рус Акташы мәктәпләре яклады. Укучылар өч этапта көч сынашты. Кызлар тегү, егетләр агач эшкәртү буенча осталыкларын күрсәтте.

Нәтиҗәдә, Иске Михайловка мәктәбеннән Руслан Мөхәммәтгәрәев (укытучысы Р.М. Гайфутдинов) I урынга лаек булды. Әлеге казаныш авыл мәктәбенә 500 мең сумга сертификатка ия булу мөмкинлеге бирде.

"Әлмәт таңнары" газетасыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International