Камал театры Әлмәттә ике лирик комедия күрсәтәчәк

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән мәдәният елы гәүдәләнеш таба башлады. Февраль башында республикада танылган ике театр гастрольләр алмаша. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры әлмәтлеләргә ике лирик комедия күрсәтә. Гастроль 5 февральдән 8 февральгә кадәр дәвам итә. 5-6 февраль көннәрендә нефть башкаласы тамашачылары Илгиз Зәйниевнең “Бабайлар чуагы” лирик комедиясен тамаша кылачак. Режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. 7-8 февральдә Зөлфәт Хәкимнең “Искән җилләр көенә” дигән романтик комедиясе куела. Режиссеры Лилия Әхмәтова.

Шул вакытта, 4-8 февральдә Әлмәт театры Казанда үзенең 70 еллыгына багышланган гастрольләрен үткәрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International