“Кошлар ашханәсе”

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
5нче башлангыч мәктәп-гимназия укучылары елдагыча “Кошлар ашханәсе” акциясе үткәрәләр. Кошларның тамагын туйдырганда балалар аларның тормышы, яшәү мохиты, гадәтләре белән танышалар. Шулай ук бергәләп азык салу савытлары ясыйлар, аларның иң матур, уңайлы дигәннәрен гимназия ихатасында элеп куялар.

Кошларны ашатканда балалар, күргәннәрен яза барып, күзәтүләр көндәлеге тутыралар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International