Әлмәттә Гражданлык оборонасы буенча штаб өйрәнүләре үтәчәк

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
ӘМР башкарма комитетында 28 гыйнварда Әлмәт муниципаль районынының эвакуация чаралары белән идарә итү буенча штаб тренировкасына эвакуация органнарын, гражданлык оборонасы хезмәтләрен һәм территориаль штаттан тыш авариядән саклау төзелмәләрен әзерләүдә методик һәм практик ярдәм күрсәтү киңәшмәсе булды. Анда Татарстан Республикасының ГО һәм ГТХ министрлыгының ГО өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Наил Гәрәев, ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Николай Богданчиков, ӘМР Советы аппараты җитәкчесе Ринат Шәйхатаров, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ӘМР буенча идарәсе башлыгы Валерий Грезнев катнашты.

Киңәшмә вакытында ГО буенча берничә документ, шул исәптән Татарстанда Гражданлык оборонасын оештыру һәм алып бару турында нигезләмә каралды, штаб өйрәнүләренең максатлары һәм бурычлары билгеләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International