Әлмәттә контрафактлы алкоголнең зур партиясе юкка чыгарылды

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
Әлмәт районының каты көнкүреш калдыклары полигонында 29 гыйнварда Казахстанда эшләп чыгарылган 1578 шешә алкогольле эчемлек юкка чыгарылды. Полиция хезмәткәрләре белән берлектә контроль-инспекция чаралары барышында 2013 елның 13 ноябрендә Түбән Мактама бистәсендә хосусый йорттан Казахстанда эшләнгән алкогольле эчемлек сату факты билгеле булган иде. Кереп тикшерү нәтиҗәсендә 2 исемдәге 1488 шешә аракы һәм 90 шешә коньяк алынды. Әлмәт мир суды карары нигезендә хокук бозучы штрафка тартылды, алкогольле продукция конфискацияләнде.

Нәтиҗәдә республикага котрабанда юлы белән кайтарылган мең ярымнан артык шешә исерткеч бульдозер чылбыры астында изелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International