Башлангыч медицина ярдәменең нигезе

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
2012 елның ноябрендә Әлмәттә “Гаилә докторы” гомуми практика табибы офисы һәм 2013 елның декабрендә “Педиатр һәм мин” балалар табибы офисы ачылган иде. Аларда бүген чираттагы тапкыр эш визиты белән ӘМР сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин булды.

Гомуми практика табибы офисы “Яшьлек” микрорайонында урнашкан һәм бүген 2,5 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. “Көнбатыш капка”да урнашкан “Педиатр һәм мин” балалар табибы офисына 6 меңләп бала беркетелгән. Табиблар хезмәтен оештыруның бу яңа формалары авыруларны тизрәк ачыкларга, халык белән профилактика эшләре алып барырга мөмкинлек бирә, стационарга дәваланырга салулар, ашыгыч ярдәм чакырулар кими, эшли торган яшьтәгеләрне диспансерлаштыру җиңеләя.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International