Министрлыкның йомгаклау коллегиясендә Әлмәт районы ике номинациядә билгеләп үтелде

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
29 гыйнварда Казан «ИТ-парк»ында видеоконференция режимында «Татарстан Республикасының информатизация һәм элемтә тармагының 2013 елгы эш йомгаклары һәм 2014 елга бурычлар турында» коллегиянең киңәйтелгән утырышы булды. Анда Россия Федерациясенең Элемтә һәм гавами коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Информатизация һәм элемтә тармакларында эш нәтиҗәләре турында премьер-министр урынбасары – ТР Информатизация һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде. Ул 2013 елда Татарстан халкына электронлы тәртиптә хезмәт күрсәтүләр рекордлы дәрәҗәгә – 25,7 миллионга җитүен, алдагы ел белән чагыштырганда 63%ка артуын әйтте. «Гражданнар, ведомстволар һәм банкларга барып йөрмичә, 19 миллионлап сәгать вакытларын янга калдырдылар», - диде министр. Һәм бөтен халыкны uslugi.tatarstan.ru. порталыннан актив файдалана башларга чакырды. Аның сүзләренчә, моны иң элек чиновниклар эшләргә һәм иртәгәдән үк анда үз шәхси кабинетларын булдырырга тиеш.

Татарстанның барлык районнарында да «Система – 112»не – ашыгыч хезмәтләрнең бердәм номерын файдалана башлау игътибарга лаек вакыйга булды. Шулай ук «Ачык Татарстан» проекты да эшли башлады. «Электронлы ЖКХ» проектын эшләтә башлау, шулай ук «Халык экспертизасы» һәм «Ачык мәгълүмат» дигән ике яңа мәйданчыкны кертеп җибәрү планлаштырыла.

Йомгаклау коллегиясендә иң яхшы рәсми сайтлар конкурсында һәм «Халык контроле» дәүләти мәгълүмат системасында җиңүчеләрнең исемнәре аталды. Әлмәт районы сайт белән 2нче урын, «Халык контроле» өчен 1нче урын алды.

Керүчеләр саны биниһая зур булуга (2013 елның соңгы 3 аенда гына да Әлмәт районы сайтында 3 миллионнан артык керүче теркәлгән) һәм урнаштырылган яңалыкларның күплегенә (декабрь аенда 528 яңалык) карамастан, сайтта бу күрсәткечләре шактый кайтышрак булган Югары Ослан районы лидер дип табылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International