Комиссия әгъзаларының уртак фикере белән бәйгедә беренче урын – Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының психология-педагогика факультеты студенты Фәннур Кәримовка бирелде. Икенче урынга Казан федераль университетының Алабуга институты студенты Лилия Хәбибуллина, өченче урынга Әлмәт физкультура көллияте студенты Айгөл Ногманова, Казан федераль университетының Алабуга институты студенты Рәзилә Сәйфулова чыкты.
Укучылар арасында иң яхшылары дип түбәндәге эшләр табылды:
Оренбург өлкәсе Сакмар районы Татар Каргалысы гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Әдилә Самарханова , Лениногорск шәһәре 11 нче гимназия укучысы Рина Бадыкшанова .II урында – Чуваш Республикасы Батыр районы Шыгырдан гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Ризәлә Айзатуллова, Әлмәт муниципаль районының 25 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Булат Шаһиев.
III урында –Бөгелмә шәһәре 11 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Айгөл Бадретдинова, Әлмәт шәһәре 9 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Миләүшә Муталлапова , Оренбург өлкәсе Абдулино районы Тирис-Усман төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Гүзәл Хәлиуллина. Бюро утырышында мондый чаралар уздыруны алдагы елларда да дәвам итеп, Әлмәт муниципаль районы мәктәпләре укучыларының һәм уку йортлары студентларының тагын да активрак катнашуына ирешергә дигән максатлар куелды. Утырышның икенче яртысында 27–28 февраль көннәрендә Әлмәт шәџәрендә “Р.Фәхреддин һәм татар мәгърифәтчелеге” дигән темага узачак Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциягә әзерлек мәсьәләләре каралды.