ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы министрлыкның“Тантана” (“Триумф”) театраль премиясен алу өчен конкурста катнашырга гаризалар кабул итә.
Әлмәт муниципаль районында узган ел социаль яклау идарәсе аша 68 меңнән артык кеше төрле социаль түләүләр алган.
ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов республиканың уку йортлары җитәкчеләренә куркынычсызлык чараларын көчәйтергә тәкъдим итте. Мәскәү мәктәбендәге фаҗигале вакыйга белән бәйле рәвештә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф оешмаларында пропуск режимын катгый контрольгә алу, террорчылыкка каршы көрәш таләпләрен үтәү зарур, дип белдерә.
Әлмәттә тантаналы паспортлар тапшыруы дәвам итә. Ул гадәттәгечә Яшьләр үзәгенең универсаль залында узды. Шул әһәмиятле көндә шәһәребезнең 100 якын егетләре һәм кызлары тормышта иң мөһим документы алдылар.

Әлмәттә ызгыш вакытында 29 яшьлек кеше әтисен үтергән. Аңа карата җинаять эше кузгатылды.
Сәламәтлек саклау идарәсенең киңәйтелгән планеркасы аның җитәкчесе Равил Хәйруллин рәислегендә үтте. Аның көн тәртибендә киң колачлы ике тема иде: 2013 елда халыкны диспансерлаштыру һәм сәламәтлек саклау биналарына капиталь ремонт ясау йомгаклары.
Әлмәт – Татарстанның нефть башкаласы, кызыклы һәм бай тарихлы шәһәр. Узган атнада Балалар һәм яшьләр белән эш итү идарәсе оешмаларнын яшьләр комитетлары арасында «Әлмәтнең тарихы һәм хәзерге заманы» темасына интеллектуаль уен брейн-ринг үткәрде.

3 февральдә Әлмәттә табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов булып китте. Ул муниципалитетта Әлмәттә канализация чистарту корылмаларының һәм канализация челтәренең торышы мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә үткәрүнең сәбәбе – шәһәрдә яшәүчеләрнең начар исләр килүдән зарланулары.

3
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
«Россельхозбанк»Әлмәт районының авыл җирлеге башлыкларына рәхмәт белдерде
Илебез азатлыгы өчен аяусыз көрәш тәмамлануга 2015 елның 9 маенда 70 ел тула. Сугыш авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән, фронт сызыгында, тылда бу көннәрне якынайтуга үзләреннән өлеш керткән ветераннарыбыз батырлыгы, хезмәтенең кыйммәте дә еллар узган саен арта гына бара. Әлмәт, нефть төбәге тарихының горурлыгы булган Бөек Ватан сугышы, Социалистик Хезмәт Геройлары, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры булган шәхесләребез бар безнең.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International