100 егетләр һәм кызлар беренче тапкыр паспортлар алдылар

2014 елның 4 феврале, сишәмбе
Әлмәттә тантаналы паспортлар тапшыруы дәвам итә. Ул гадәттәгечә Яшьләр үзәгенең универсаль залында узды. Шул әһәмиятле көндә шәһәребезнең 100 якын егетләре һәм кызлары тормышта иң мөһим документы алдылар.

Тантаналы чарада Әлмәт шәһәре башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары – Василий Самойлов һәм миграция тикшерү бүлегенең олы инспекторы –Вәсилә Галиуллина катнаштылар.

Яшьләргә күп киң күңелле сүзләр әйтелде. Чаралардан соң барлык килүчеләрдә бер-берсе белән тәэсирләре белән алмаштылар һәм фотога төштеләр. Бу вакыйга балаларның хәтерләрендә гомер-гомергә истә калыр дип бик ышанып калабыз!

Ләйсән Дәрҗеманова
Балалар һәм яшьләр белән эш итү идарәсенең матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International