«Россельхозбанк»Әлмәт районының авыл җирлеге башлыкларына рәхмәт белдерде

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе
Бүген муниципалитетта авыл җирлекләренең башлыклары һәм авыл башкарма комитеты җитәкчеләренең урынбасарлары белән планерка булды. Аны район башлыгының урынбасары Н.Хәйдәрова һәм район башкарма комитеты рәисенең урынбасары А.Грушин үткәрде.
Авыл җирлекләренең 2013 елгы эш йомгаклары һәм 2014 елга бурычлар турында район башкарма комитеты рәисенең урынбасары А.Грушин доклад сөйләде. Шулай ук “Россельхозбанк” ААҖнең Әлмәттәге өстәмә офисы җитәкчесе Р.Мостафинаның шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә кредитлар бирү турында чыгышы тыңланды.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә кредитлар бирү өлкәсендә актив һәм нәтиҗәле эш алып барган өчен Габдрахман, Колшәрип, Сөләй, Яңа Кәшер авыл җирлекләре, Түбән Мактама эшчеләр бистәсе башлыклары, 14нче ЖЭУ башлыгы бүләкләр алды.
Шулай ук ӘМР ЗАГС идарәсе башлыгы Р.Заһретдинова гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве эшендә намуслы хезмәтләре өчен Кәләй авыл башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Н.Андреевага, Түбән Мактама бистә башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Г.БаеровагаТР Министрлар кабинеты ЗАГС идарәсенең Мактау грамоталарын тапшырды. ӘМР ЗАГС идарәсе хезмәткәре Р.Едиханова рәхмәт хатына лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International