Батырлыкка җирдә урын бар

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе
Илебез азатлыгы өчен аяусыз көрәш тәмамлануга 2015 елның 9 маенда 70 ел тула. Сугыш авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән, фронт сызыгында, тылда бу көннәрне якынайтуга үзләреннән өлеш керткән ветераннарыбыз батырлыгы, хезмәтенең кыйммәте дә еллар узган саен арта гына бара. Әлмәт, нефть төбәге тарихының горурлыгы булган Бөек Ватан сугышы, Социалистик Хезмәт Геройлары, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры булган шәхесләребез бар безнең. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Татарстан геройлары" иҗтимагый оешмасы, Ветераннарның республика Советы, "Хәтер китабы" редакциясе сугыш чоры балаларының хәтирәләренә нигезләнгән, геройлар турында яңа басма нәшер итүне күздә тота. Әлеге китапта Әлмәт муниципаль районында яшәүче мөхтәрәм герой-якташларыбыз турындагы язмалар да урын алачак. Бүгенге сәхифәбез шуларның берсе Афзалетдинов Нәфис Әбелгата улына багышлана.

Бөек Ватан сугышы башланганда яшь ярымлык сабый булган Нәфис Афзалетдинов үзенең хезмәт батырлыклары белән сугыштан соңгы авыр елларда илне торгызуга үзеннән лаеклы өлеш керткән, коммунистик хезмәт алдынгысы булган олы хөрмәткә лаек шәхесләрнең берсе. Ул Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры, "Татнефть" акционерлык җәмгыятенең һәм «Елховнефть» идарәсенең Мактаулы нефтьчесе, "РСФСР нефть һәм газ промышленностенең атказанган хезмәткәре".

Нәфис Афзалетдинов 1940 елның 5 январенда Әлмәт районы, Кичүчат авылында туган. Танылган якташыбыз Ризаэддин Фәхреддиннәр белән бер урамда, берничә йорт аша гына күрше булып яши Афзалетдиновлар гаиләсе. Әтисе Әбелгата белән әнисе Гайникамал тырыш хезмәт белән гомер кичергән авылның хөрмәтле кешеләре була. Тик әнисе, 4 баласын ялгыз калдырып, вакытсыз якты дөньядан китә. Дүрт ятимгә әни булып килгән Мәсрүрә апа балаларны үз итә, ятимлекнең ачысын сиздермәс өчен бөтен тырышлыгын куя. Аларны олы тормыш юлына озатып, уңышларына сөенеп, игелекләрен күреп яшәү бәхетенә ирешә.

Нәфис сигез класс белемне авыл мәктәбендә ала. Аннан колхозда төрле эштә йөри, икмәкнең нинди тир белән сугарылганын күреп үсә. "Башлангыч сыйныфларда укыганда ук безне, яланаяклы малайларны, башак җыярга чыгаралар иде. Урылмыйча калган башак тапсак, и сөенәбез, ә болай камылларга суела-суела җирдән бөртекләр эзлибез. Балачак авырлык белән үтте инде", - дип искә ала ул елларны Нәфис Әбелгатович.

Инде егет булып килүче Нәфис Урта Азия якларына чыгып китеп, жылы якларда да бәхет эзләп карый. Шуннан аны солдат хезмәтенә алалар. Армиядән Урта Азиядәге апасы янына кайта. Тик туган якка тартылу хисе артканнан-арта бара. Өстәвенә ул вакытларда газеталар Татарстан нефтьчеләре турында язалар, радиодан да кара алтын турыңда сөйлиләр. Язмыш юллары Нәфис Афзалетдиновны Әлмәтнең геологик-тикшеренү конторасына алып кайта. Солдат хезмәтендә булган, ил-җир гизеп кайткан егетне биредә шатланып каршы алалар. Ил күләмендә танылу алган нефтьченең сәнәгать тармагындагы хезмәт юлы әнә шуннан башлана.
Башта ул төрле эштә йөри. Аннан аны бораулау мастерлары әзерли торган мәктәпкә (ШБК) укырга җибәрәләр.

1966 нчы елда "Елховнефть" нефть-газ чыгару идарәсендә оператор булып эшли башлый. Хезмәтенә җаваплы караучы, эшне бөтен нечкәлекләрен белеп башкарырга күнеккән егетнең абруе да тиз үсә. Үзеннән өлкәнрәк мастерлар да аның фикерләренә колак сала, киңәшләшә. Скважиналарга хезмәт күрсәтүгә билгеләнгән көнен бик ачык хәтерли Н.Афзалетдинов. 135, 486, 430, 429, 541, 542, 543 нче скважиналар, күп инде алар. Шулай булса да, оператор аларның һәрберсенең үзенчәлеген, "холкын" белә. Нәфис Афзалетдинов эшен бөтен көчен биреп, яратып, җиренә җиткереп башкара. 40 елга якын эшләп бер генә тапкыр да аңа карата канәгатьсезлек белдермиләр. Осталыгын, тәҗрибәсен эшкә яңа килүчеләргә өйрәтә, һәрвакыт кешелекле, бөтен кешегә бердәй ихтирамлы булганга аны хезмәттәшләренең олысы да, кечесе дә якын итә.

- Миңа яхшы коллектив, яхшы кешеләр белән генә эшләргә туры килде, - дип искә ала Нәфис ага. - Рәис Галиев, Мөбарәкҗан Мифтаховлар белән эшләдем. Алар икесе дә Ленин ордены кавалерлары. Әмир Талипов, Александр Макаров, Михаил Кузьминнар минем хезмәттәшләрем булды. Алар атаклы, алдынгы нефтьчеләр, һәрберсе аерым мактауга лаек, тырыш һәм намуслы хезмәткәрләр. Бу исемлекне бик озак дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Бер сүз белән әйткәндә, юлымда гел яхшы кешеләр генә очрады.

Нәфис Афзалетдиновның төрле дәрәҗәдәге бүләкләре санап бетергесез. Ләкин ул иң җылы хисләр белән идарәдән бирелгән беренче Мактау грамотасын искә ала. Хезмәт сөйгән, кичерешләрен башкаларга сиздерергә яратмаган әтисе Әбелгата ага улының беренче Мактау грамотасын күреп бик нык дулкынлана.

- Рәхмәт, улым. Киләчәктә дә менә шулай..., дип әйтә дә, күзләренә яшь тулып туктап кала.

Сәламәт, нык Әбелгата аганы йөзгә кадәр яшәр, дисәләр дә, улларының башка мактаулы һәм дәрәҗәле исемнәрен күрә алмый ул, мәкерле инсульт аны көтмәгәндә якты дөньядан, якыннары арасыннан алып китә.

Нефть чыгаручы оператор Нәфис Афзалетдинов социалистик ярышларның даими җиңүчесе, новатор, күп тапкырлар рационализаторлык тәкъдимнәре кертүче, бригаданың профсоюз комитеты җитәкчесе, хезмәт һәм техника куркынычсызлыгы буенча хезмәт инспекторы булып эшләүдән тыш үз тәҗрибәсен яшьләргә өйрәтүче остаз да. Нефть сәнәгатендә яуланган биеклекләрдә аның да лаеклы өлеше бар. Социалистик хезмәт ярышларының тугызынчы бишьеллыгында Нәфис Афзалетдинов җитәкләгән звено 28 урынына 34 скважинага хезмәт күрсәтеп, смена планын 121 процентка үти.

1977 елда планны һәм кабүл ителгән социалистик йөкләмәләрне үтәүдә ирешкән уңышлары өчен СССР Югары Совет Президиумы Указы белән Нәфис Афзалетдинов III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены, 1986 елда хезмәттә ирешкән уңышлары өчен II дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнә. 1991 елда нефть ятмаларын эшкәртүнең нәтиҗәлелеген арттырган, алдынгы технологияләр һәм нефть чыгаруда яңа ысуллар кулланган өчен I дәрәҗә Хезмәт Даны орденына лаек була.

"Эшебезне яратып, намус белән башкардык. Шуңа нәтиҗәсе дә югары булгандыр. Мин хәзер дә әле Әлмәт политехника техникумында белем алучы оныгым белән скважиналар, аларның эшләү технологиясе турында фикер алышам. Нигезе бер булса да, эш алымнары бик катлаулы хәзер. Безнең заманда кәрәзле телефоннар, Интернет, компьютер дигән әйберләр юк иде бит. Рацияләр дә кайда эшли, кайда юк. Хәбәрләшә алмагач аварияләр булганда ярдәм сорарга, җәяүләп кайтып китәргә туры килә. Тәүлекнең кайсы вакыты икәнлеге мөһим түгел. Шулай эшләнелгән инде, без генә түгел, бөтен кеше шулай хезмәт куйды, чоры шул иде", - ди Нәфис ага.
Хезмәткә, тормышка, гаиләгә булган мөнәсәбәте белән дә күпләргә үрнәк Нәфис Афзалетдинов. Тормыш иптәше Галия апа белән алар өч бала тәрбияләп үстерәләр.

Уллары Тәвис Афзалетдинов әтисе сукмагыннан китеп нефтьче һөнәрен сайлый. Хәзерге көндә "Елховнефть" идарәсендә ярдәмче бүлек җитәкчесе булып эшли. Кызлары Лилия һәм Гөлназ – укытучылар, балаларга белем һәм тәрбия бирәләр. Һәрберсенең гаиләләре тигез, балалар үстерәләр.

Күптән түгел генә 74 яшен билгеләп узса да, матур, актив тормыш белән яши Нәфис Афзалетдинов. Тормыштан артта калырга уйламый да. Галия апа белән бергәләп оныклар тәрбиялиләр. Нәфис ага "Елховнефть" идарәсе 1 нче цехының ветераннар Советын җитәкләгән кеше буларак, һәрдаим алар белән бәйләнештә тора, мәктәпләргә, балалар бакчаларына очрашуларга йөри.

Республика, район, "Татнефть" ААҖ һәм "Елховнефть" идарәсе тарафыннан өлкәннәргә, ветераннарга карата булган кайгыртучанлыктан бик канәгать Нәфис Әбелгатович. "Бер генә бәйрәм чараларыннан да калдырмыйлар, ел саен төрле истәлекле урыннарга экскурсияләр оештыралар",- ди ул.

Шунысы куанычлы, безнең Бөек Ватан сугышыннан соңгы авыр елларда, тыныч тормышта югары хезмәт җиңүләренә ирешкән ветераннарыбыз белән аралашу, аларның сөйләгәннәрен тыңлау мөмкинлеге бар. Горурлык хисләре белән безнең күңелләр тулы. Чөнки батырлыкка җирдә һәрвакыт урын бар.

Фәрдия ХӘСӘНОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International