Мәгариф һәм фән министры муниципаль органнарга уку йортларын тикшерергә тәкъдим итә

2014 елның 4 феврале, сишәмбе
ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов республиканың уку йортлары җитәкчеләренә куркынычсызлык чараларын көчәйтергә тәкъдим итте. Мәскәү мәктәбендәге фаҗигале вакыйга белән бәйле рәвештә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф оешмаларында пропуск режимын катгый контрольгә алу, террорчылыкка каршы көрәш таләпләрен үтәү зарур, дип белдерә.
Бу хатта мәгариф оешмасы җитәкчесе балалар тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплы булуы да искә төшерелә.
Мәгариф оешмалары җитәкчеләренә педагоглар һәм укучыларның ата-аналары арасында аңлату эшләре алып барырга кирәк.
Моннан тыш, мәгариф идарәсе тарафыннан муниципаль органнарга 4-8 февральдә хокук саклау органнары һәм башка контрольдә тотучы структуралар хезмәткәрләре белән бергә мәгариф учреждениеләрендә саклык дәрәҗәсен тикшерү, шулай ук, куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү чараларын тәэмин итәргә тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International