Әлмәткә Росприроднадзорның ТР буенча җитәкчесе килде

2014 елның 4 феврале, сишәмбе
3 февральдә Әлмәттә табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов булып китте. Ул муниципалитетта Әлмәттә канализация чистарту корылмаларының һәм канализация челтәренең торышы мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә үткәрүнең сәбәбе – шәһәрдә яшәүчеләрнең начар исләр килүдән зарланулары.

Район башлыгы мондый ис килүнең җитди проблемалардан берсе булуын әйтте. Ул чистарту корылмаларының техник һәм технологик мөмкинлекләре тиешле дәрәҗәдән нык артта калуга да бәйле. Әлмәттәге чистарту корылмалары төзелгәнгә инде 40 елдан артык, шул вакыт эчендә бер тапкыр да реконструкция ясалмаган. Бу бик кыйммәтле эш, проблеманы хәл итү өчен федераль программага эләгергә кирәк.

Ф.Хәйретдинов реконструкция үткәрү мәсьәләсен хәл кылуда булышырга вәгъдә итте.

Киңәшмәдә 2014 елның февраль ахырына кадәр шәһәр канализация челтәрен юдырту графигын төзергә, канализация исләре чыгып тормасын өчен каналицаия коеларының герметиклыгын тәэмин итәргә, шәһәр чистарту корылмаларын реконструкцияләүдә финананс ярдәме алуга ирешү өчен район башлыгы исеменнән ТР президенты исеменә хат әзерләргә карар бирелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International