Әлмәттә улы әтисен үтергән

2014 елның 4 феврале, сишәмбе
Әлмәттә ызгыш вакытында 29 яшьлек кеше әтисен үтергән. Аңа карата җинаять эше кузгатылды.

Тикшерүдән мәгълүм булганча, 2 февраль көнне әтисе белән улы квартирда аракы эчеп утырганнар. Төн уртасыннан соң әтисенең тартырына беткән, улына сигарет алып кайтырга әйткән. Улы кибеткә киткәннән соң әтисе өйдә тавыш куптара, йокларга комачаулый башлаган, хатынына әшәке сүзләр кычкырган. Кайтып шундый хәлне күргән улы әтисе белән талашып киткән. Талаш вакытында улы, әтисеннән кылган әшәкелекләре өчен үч алырга теләп, кухня пычагы алган да әтисенең сул як ботына кадаган. Алынган җәрәхәтләр нәтиҗәсендә ата кеше “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенең кабул итү бүлмәсендә вафат булган.

Гаепле кулга алынды. Ул 2007 елда кеше талаган өчен хөкем ителгән булган. Кылынган җинаять өчен җәза тәртибендә ул 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International