Әлмәттә 68 меңнән артык кеше социаль түләүләрдән файдаланган

2014 елның 4 феврале, сишәмбе
Әлмәт муниципаль районында узган ел социаль яклау идарәсе аша 68 меңнән артык кеше төрле социаль түләүләр алган.

Гомумән алганда, республика, федераль бюджет, социаль иминият фонды аша 2013 елда барлыгы 600 млн. 154 мең сум акча түләнгән. 2012 елда ул 554 млн. 150 мең сум булган.
Җирле бюджеттан аерым категория кешеләрне социаль яклау өлкәсендәге өстәмә чараларга 7 млн. сумга якын акча бүлеп бирелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International