ТР Мәдәният министрлыгы “Тантана” театраль премиясен алу өчен гаризалар кабул итә

2014 елның 4 феврале, сишәмбе
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы министрлыкның“Тантана” (“Триумф”) театраль премиясен алу өчен конкурста катнашырга гаризалар кабул итә.

Ел саен бирелә торган “Тантана” премиясе, профессиональ бүләк булып, театр сәнгате өлкәсендәге зур иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен бирелә.

Документлар 1 февральдән 1 марткача түбәндәге адрес белән кабул ителә: 420015, Казан, Пушкин урамы, 66/3 3. Белешмәләр өчен телефон: (843)264-74-53.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International