ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2014 ел
дүшәмбе
1 апрельдән Әлмәт транспорт идарәсе тарафыннан троллейбус маршрутларында электрон билет гамәлгә кертелә. “Оптима” һәм “Лидер” дигән ике төрле тариф планы кертергә тәкъдим ителә.
Ленин урамында авырлыгы 1,5 тоннадан артык транспорт чараларының хәрәкәтен тыю турында карар район башкарма комитеты тарафыннан 2006 елның июнендә үк кабул ителгән иде. Бу юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, шәһәрнең үзәк өлешендә экологик хәлне яхшырту максатында эшләнде.
“Алнас” заводы эшчеләре яшьләр арасында һөнәри осталык конкурсында иң күп призлы урыннар яуладылар.
Соңгы вакытта торак-коммуналь өлкәдә хезмәт күрсәтүләр өчен түләүдә зур бурычлар җыелу бер проблемага әверелде.
ӘМР башкарма комитеты түбәндәге вакантлы урынга урнашу өчен конкурс үткәрү турында хәбәр итә
25нче урта мәктәптә бер яшьлек Зәки Умарны тикшерү һәм дәвалауга акча җыю өчен хәйрия концерты булды.
Әлмәт шәһәр прокуратурасы вакантлы эш урыннары булу турында Мәшгульлек үзәгенә хәбәр итү вазифаларын үтәмәү фактларын ачыклады.
Бергә эшләсәк кенә эшебез нәтиҗәле булачак! Әлеге сүзләр белән Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов мөхтәсибәт җыелышында шәһәребез һәм районыбыз имамнарына мөрәҗәгать итте
28 мартта Әлмәт районында һәм Әлмәт шәһәрендә ЮХИДИ һәм УУП тарафыннан бергәләп үткәрелгән рейд вакытында юл йөрү кагыйдәләрен 163 бозу факты ачыкланды.
Шимбә көнне Татарстанның нефть башкаласына танылган алып баручы Дмитрий Второв җитәкчелегендә “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең төшерү төркеме килде. Мәдәният елына, шулай ук Сочида үткән Олимпиадага багышланган “Балалар илне рәсемлиләр” дигән 8нче республика телевизион конкурсы кысаларында Казан кунаклары 7нче урта мәктәптә булдылар, балаларның рәсемнәрне ничек иҗат итүен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International