Ленин урамында авырлыгы 1,5 тоннадан артык транспорт хәрәкәте тыела

2014 елның 31 марты, дүшәмбе
Ленин урамында авырлыгы 1,5 тоннадан артык транспорт чараларының хәрәкәтен тыю турында карар район башкарма комитеты тарафыннан 2006 елның июнендә үк кабул ителгән иде. Бу юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, шәһәрнең үзәк өлешендә экологик хәлне яхшырту максатында эшләнде.

Әмма бу карарны үтәмәүчеләр һаман да бар. 2014 ел башыннан шундыйларга карата 183 протокол язылды. Соңгы атнада гына тагын 25 протокол тутырылды. Бу хакта башкарма комитеттагы иртәнге планеркада район эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Илшат Шәмсин хәбәр итте.

Ленин урамында җиңел автомобильләргә, 5нче һәм 8нче маршрут автобусларына һәм троллейбусларга гына хәрәкәт итәргә рөхсәт. Карарны үтәмәүчеләргә 500 сум штраф каралган.

Район башлыгы Мәҗит Салихов җаваплы хезмәтләргә бу мәсьәләне аерым контрольдә тотарга кушты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International